22 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетының Бадминтон үзәгендә (Бутлеров ур., 4) Казанның иң актив мәктәбе исеменә уздырылган конкурска йомгак ясалачак. 16 мәктәптән укучылар ике атна дәвамында читтән торып эшләү этапларында экология темасы буенча дистанцион биремнәр үтәде, визитка һәм иҗади биремнәр әзерләде. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә уздырылучы конкурс төрле яшьтәге мәктәп укучыларын берләштерде. Чараның төп максаты – үсеп килүче буынны физик һәм экологик культурага, сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә җәлеп итү.
Чара 10 сәгатьтә старт ала. Килгән кунакларны Яшел Фитнестан массакүләм спорт күнегүләре көтә. Син дә кил һәм үз командаңа теләктәшлек күрсәт, үз мәктәбең турында белдерү мөмкинлеген кулыңнан ычкындырма.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте