Башлангыч сыйныфта укучы 50дән артык бала экология буенча үзләренең белемнәрен күрсәтте. Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы Мәктәптән тыш эшләү үзәгендә Мәктәп укучыларының республика экология олимпиадасы булып узды. Турыдан-туры йомгаклау туры эшендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре катнашты. "Экология олимпиадасы – ул мәктәп укучыларындагы экологик белемлелек дәрәҗәсен арттыру, аларда экологик культура формалаштыру һәм табигатькә карата җаваплы караш булдыру алымы", – дип билгеләде ТР Экоминистрлыгының ҮТИ башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов.
Олимпиада барышында балалар тест өлешен уңышлы узды, аннан соң зур кызыксыну белән гамәли өлешне үтәде: карталар, минераллар коллекциясе, бөҗәкләр һәм үсемлекләр, шулай ук микроскоплар белән эшләде.
Тәнәфес вакытларында юннатлар икенчел материалдан сувенир әзерләү буенча мастер-класслар карады. Һәр мәктәп укучысы сырлы кәгазьдән үзенә истәлек өчен сөмбел чәчәге ясады.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте