Узган атнада Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына килгән мөрәҗәгатьләр саны икеләтә артты. Бүгенге көндә, санитар-экологик икеайлык башыннан бирле, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 387 мөрәҗәгать килде. Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәбәрләрнең күпчелек өлеше – чүпне законсыз урнаштыру фактлары турында. Шулай ук, "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы аша килгән барлык 73 хәбәр дә – санкцияләнмәгән чүплекләр турында.
Ай башыннан бирле "Халык контроле" системасы буенча 113 хәбәрләмә каралды, шул исәптән 29 – урта һөнәри һәм югары белем бирү йортларында белем алучы студентлардан, 80 – WhatsApp һәм Telegram элемтә каналларыннан. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 121 мөрәҗәгать алынды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте