22 апрель көнне илдә яшәүчеләр Халыкара Җир көнен билгеләп үтә. Бәйрәмнең төп максаты җәмәгатьчелеккә экологиягә һәм әйләнә-тирә мохит торышына карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлатудан гыйбарәт. Җир көне 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясы сессиясендә гамәлгә куела, тиешле резолюциянең авторлары булып илледән артык дәүләт катнаша, ә төп идеясе Җир планетасының һәм андагы барча экосистеманың уртак йортыбыз һәм яшәеш чыганагы булуын танудан гыйбарәт була.
Һәр ел саен бу көнне дөньядагы галимнәр глобаль табигый проблемалар хакында сөйләшү өчен җыела, барлык планета буйлап табигать саклау чаралары һәм акцияләр уздырыла.
Бәйрәмнең символы булып Дөнья кыңгыравы тора, ул халыклар дуслыгын, муллыгын һәм бердәмлеген символлаштыра. Планетаның гүзәл булуына һәм аны якларга кирәклегенә игътибар юнәлтергә чакыра.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте