"ЭКОяз-2018". 21 апрельдә Әлмәт халкы гомумшәһәр өмәсенә чыгачак

2018 елның 20 апреле, җомга

"ЭКОяз-2018" кысаларында Әлмәттә бу шимбәдә гомумшәһәр өмәсе узачак. Территорияне чистарту һәм төзекләндерү чарасында үзләренең катнашачагы турында мәгариф учреждениеләрендә белем алучылар, иадрәче компанияләрнең һәм шәһәр хезмәтләре хезмәткәрләре раслаган. Өмә шәһәрнең 3 җирендә, түбәндәге урамнар чигендә узачак:

- Ленин – Маяковский – Тимирязев – Тукай пр.;

- Ленин – Радищев – К.Цеткин – Пушкин;

- Ленин – Гагарин – Белоглазов – Радищев.

"ЭКОяз-2018" командасына теләге булган һәркем кушыла ала. Фото яисә видео материалларны #эковесна2018 хештегы белән урнаштыр, инстаграмда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына языл. Иң активлар призлар алачак!

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International