Авыр үтеп керә торган чүплек урыннары. Вертолет белән очу барышында Тынычлык бистәсе янәшәсендә законсыз урнаштырылган чүплек урыны ачыкланды

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Агач калдыклары, пластик, гипсокатыргы һәм терекөмеш лампалары. Уздырылган авиаочыш йомгаклары буенча Экоминистрлык инспекторлары Тынычлык бистәсе янәшәсендәге законсыз урнаштырылган чүплек урынына чыкты. Карау барышында ачыкланганча, гомуми мәйданы 100 м2 артып киткән территория төзелеш чүпләре белән капланган. Моннан тыш, чүп-чар арасында куркынычлылыгы буенча 1 класска карый торган терекөмеш лампалары да бар иде, ә алар махсус утильләштерүне таләп итә. ТР Экоминистрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе башлыгы Алмаз Закиров хәбәр иткәнчә, чүпләрнең морфологик составы әлеге хилафлыкка юл куйган затларны ачыкларга булышачак.  Хокук бозучыларга РФ КоАП 8.2 ст. буенча административ җаваплылык һәм 100 мең сумнан 250 мең сумга кадәр штраф яный. Хәзерге вакытта экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпли.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International