Социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар белем бирүче семинарда катнашу өчен чакырыла

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

2018 елның 25 апрелендә "2018 елда экологик куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына СЮКО конкурсы" темасына белем бирү семинары узачак. Катнашу өчен социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар чакырыла.

Семинар кысаларында белгечләр заявка тапшыру, проектны тасвирлау, Конкурста катнашу өчен кирәкле документларга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Заявкалар 2018 елның 23 апреленә кадәр Y.Shigapova@tatar.ru электрон почта адресына кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат Министрлык сайтында "Эшчәнлек" – "Конференцияләр, конкурслар, СЮКО ярдәм итү" бүлегендә урнаштырылган. Белешмәләр өчен телефон: (843) 267-68-11 – Шиһапова Юлия Михайловна, Артемьева Ольга Владимировна.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International