Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Фәнни-техник советның чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә – Идел елгасын савыктыруга багышланган өстенлекле проект. Министр Александр Шадриков рәислегендә очрашуда шулай ук ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков һәм ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты. Совет әгъзалары республика территориясендә Идел елгасын саклау һәм пычрануын туктату, шул исәптән, диффуз агынтыларны җайга салу өлешендәге мәсьәләләр хакында сөйләште. "7 мең гектарда яклаучы агачлар утырту таләп ителә, бу хәл яр буе линиясен ныгытырга булышачак, – дип билгеләде Равил Кузюров, – моның өчен бездә мөмкинлекләр бар".
Федор Батков, үз чиратында, Рейн елгасын савыктырган Европаны мисал итеп китерде. "Ул чакта, су объектын савыктыру белән берлектә, кыйммәтле балык токымнары популяцияләрен арттыру өчен уңайлы шартлар тудыру эшләре дә алып барылды", – дип ассызыклады Дәүләт комитеты рәисе.
Очрашуга йомгак ясап, Александр Шадриков болай диде: "Комплекслы эшләргә кирәк. Проект өстәмәләр кертүне таләп итә, һәм без моны фән белән фикерләшергә әзер."
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте