Мәскәүдә булып узган Россия юниорларының илкүләм су конкурсы - 2018 кысаларында Казан мәктәпләрендә белем алучы кызлар югары бәяләүгә лаек булды. "Казансу елгасы суларында биоген элементларны мониторинглау һәм эвтрофирование белән эш итү" проекты "Россиянең су хуҗалыгы комплексын үстерү" номинациясендә иң яхшысы дип табылган. Проект авторлары – "Танкодром" балалар иҗаты үзәгендә белем алучы Дарья Котенкова, Вероника Ильина, Элина Асерова һәм Ксения Кондратова 1 нче дәрәҗәле диплом һәм "Су хуҗалыгы комплексын үстерү үзәге" ФДБУнең махсус призы белән бүләкләнде.
Кызларны җиңү яулавы һәм Россия күләмендәге дәрәҗәдә республиканы лаеклы күрсәтүләре белән тәбрик итәбез!
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте