Казандагы предприятиеләрнең берсе административ җәза үтәячәк. Артезиан коесыннан җир асты суларыннан файдаланган өчен завод хисаплылыкны (4-ЛС формасы) вакытында тапшырмаган. Әлеге факт РФ КоАП 7.3 ст. 2 өл. ("Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып файдалану") буенча хокук бозу булып санала. Билгеләп узарга кирәк, әлеге оешма җитешсезлекне бетерү турында элегрәк тә кисәтелгән булган, ләкин үз бурычларын үтәмәгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен өйрәнү семинары узды. Көн тәртибендә каралган төп мәсьәлә – экологик проектны тормышка ашыру өчен ничек грант алырга? Экспертлар республика бюджетыннан субсидияләр алу өчен конкурста катнашу буенча узарга кирәкле этаплар турында тулырак итеп сөйләде.
Атмосферага, су объектларына, әйләнә-тирә мохиткә, кешенең сәламәтлегенә антропоген йогынты дәрәҗәсен билгеләделәр һәм ул гына да түгел. Чүпрәле районында тикшеренү эшләре буенча "Экология һәм без" дигән II фәнни-гамәли конференция узды.
25 апрельдә Бөтендөнья пингвиннар көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм пингвинсыманнар гаиләсен саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү максатында булдырылган.
Мәктәп укучыларының Россиякүләм экология олимпиадасының йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды. Быел ул Санкт-Петербург шәһәрендә Сәнәгый технологияләр һәм дизайн университеты базасында узды. 200 артык укучы – Россиянең төрле төбәкләреннән 9-11 сыйныфларда белем алучы балалар иң акыллы яшь экологлар исемен яулау өчен көч сынашты. Финал этабында балаларга теория буенча биремнәр үтәргә һәм үзенең шәсхи экологик проектын якларга кирәк иде.
Татарстанның Табигый тарих музеенда Казанның Балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүче балалар кызыклы экологик дәрес уздырды. Гадәти булмаган тере экспонатлар белән аралашу кунаклар өчен төп сюрпризга әйләнде. Архимандрит тараканнары, Калифорниянең патшабикә еланы (альбинос), тамгалы эублефар, Урта Азия ташбакасы, Чилиның алсу кошашары һәм күп кенә башка төрле хайваннар экспозиция кунакларын сөендерде. Остаз-мөгаллим В.В.Лисина һәм Министрлык белгече Е.Г. Гыйльмиҗанова җитәкчелегендәге балалар хәрәкәте активистлары хайваннар турында кунакларга бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләде, аларны карау буенча киңәшләр бирде һәм хәтта фотосессия дә оештырды.
"Елгага сасы сыекча ага. Укшыта торган ис килә", – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы телефонына Питрәч районы Татар тау иле авылында яшәүчеләрдән шундый хәбәр алынды. Экоминистрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары кичекмәстән әлеге хәл булган урынга чыкты һәм җирле агрофирмадан терлек калдыкларыннан барлыкка килгән пычрату чыганагына тап булды. Кар эрүдән барлыкка килгән суга кушылган әлеге калдыклар калкулыклы рельефтан Норма елгасына ага иде. Экологлар агынтыдан һәм табигый судан пробалар алды. Әлеге факт буенча административ эзләтү эше башланды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында яңа рәис сайланды. Ул Игонин Евгений Иванович – ТР ФА ИПЭН кулланма экология лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре булды. Аның кандидатурасын бертавыштан Советның барча әгъзалары да хуплады.
Казаннан, Яшел Үзәннән һәм Лаештан 18 белем бирү йорты 2 атна дәвамында "Иң актив мәктәп" исеме өчен көрәште. Макулатура, батарейка җыю, экологик мастер-класслар уздыру – беренче сайлап алу этабы барышында конкурсантларга боларның барысын да узарга кирәк иде.
Кешенең канатлы юлдашлары турында күбрәк белү – Спас районының Болгар интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балаларга шундый мөмкинлек бирелде. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән балалар янына "Татарстан Республикасы буенча Казан күгәрченнәре" социаль-экологик программаларга булышлык күрсәтү үзәге автономияле коммерциясез оешмасы активистлары килеп китте. Волонтерлар "Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия проекты кысаларында экологик дәрес уздырды.