4 сентябрьдә Казан ярминкәсенең төп павильонындагы "Казан" конференцияләр залында А.И.Щеповских исемендәге "Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык" ХIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ел саен Татарстан нефть-газ-химия форумы кысаларында уза торган чара үзебезнең илдәге һәм чит илләрдән әйдәп баручы экспертларны, фән, бизнес һәм хакимият вәкилләрен җыячак.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Куйбышев сусаклагычында яр ныгыту объектлары буенча белдерелгән проектлары федераль үзәктә хуплау тапты. Бүген бу хакта Түбән Идел бассейн округы Бассейн советының 20 нче утырышында Түбән Идел БВУ җитәкчесе Анатолий Беков җиткерде. Су объектларыннан рациональ файдалануны һәм аларны саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән юбилейлы утырыш "Зөя калкулыклары" шәһәр-курортында уза.
2018 елның 3 августыннан 18енә кадәр Идел буе төбәкләрендә "Дуслык маяклары. Россия якынайта"-2018 милләтара ризалык волонтерлык проекты тормышка ашырыла. "Идел – кооперация елгасы"ның икенче этабы барышында бүген Казанның Бишбалта бистәсе территориясендә Идел елгасының яр буе зонасын чистарту буенча өмә булып узды.
2018 елның май аенда ук вертолет белән тикшерү барышында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттәге предприятиеләрнең берсендә территориянең чүпләнүен теркәде. Кара металл ломын кабул итү эшчәнлеген башкарып, "Татвторчермет" ҖБ" ҖЧҖ төзелеш чүпләрен, автомобиль шиннарын, металлоломны һәм иске көнкүреш техникасын 3850 кв. м. территориядә урнаштырган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанда чәчелүчән йөкләрне ташу кагыйдәләренең бозылу фактын теркәде.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында гражданнар кабул ителде. Министр Александр Шадриков белән экология өлкәсендәге иҗтимагый инициативалар турында сүз барды. Халык белән очрашу барышында күтәрелгән темаларның берсе – глобаль җыештыру, ул дөньяның 150 илендә Бөтендөнья чисталык көнендә узачак.
Кайбыч районы тагын экологлар игътибарында. Биредә, Турминское авылыннан төньякка 750 метр аралыкта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль инспекторлары тарафыннан карьерда законсыз эшләү очрагы чикләнде. Экологлар исәпләгәнчә, файдалы казылма (ком) алу тирәнлеге 2,25 метр тәшкил итә.
Чүпне фракцияләргә ничек бүлергә һәм икенчел чималдан эшләнмәне ничек әзерләргә? Алабуга халкы экологик яшәү рәвешенә кушыла алачак. 18 август көнне "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте тарафыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә "Пионер" паркында "ECO FEST" яшьләр фестивале оештырыла. Чара экологик белемнәрне популярлаштыруга һәм халык арасында экологик культураны җәелдерүгә юнәлдерелгән.
1820 якын кәрәкә һәм карп балыгы канализация агынтыларын Танай елгасына агызу нәтиҗәсендә зыян күрде. Табигать саклау законнарын бозу очрагы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан быелның июлендә ачыкланды.
"Илебезнең теләсә кайсы почмагы – бик гүзәл, безнең бурыч – әлеге гүзәллекне саклау, туган төбәкнең табигый байлыкларын арттыру", – дип сөйләде Буадан эко-активист Булат. Бүген ул республиканың "Чиста яр" табигать саклау акциясендә катнашты.