Лаеш районындагы оешмаларның берсе территориясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары санкцияләнмәгән чүплек булуын ачыклады. 133 квадрат метрлы кишәрлек көнкүреш калдыклары тутырылган капчыклар, такталар, мебель предметлары, кирпеч ватыклары һәм кара металл ломы белән тулган иде.
Бүген "Чиста Татарстан" программасында – урманны яклау һәм саклау темасы. Студия кунаклары – Урман-янгын үзәге җитәкчесе Айрат Әхмәров һәм Лубян урман-техника көллияте директоры Рим Фәхраҗиев көн саен республиканың яшел байлыкларын саклау өчен тырышлык куючылар һөнәре турында сөйләячәк.
Калдыклардан сыйфатлы һәм экологияле продукцияне ничек алырга? Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков бүген икенчел чимал эшкәртү өлкәсендә Яр Чаллы тәҗрибәсе белән танышты
Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә "Туган төбәк экологиясе" республика конкурсын уздыра.
Яр Чаллыда Ык елгасы буйлап сәяхәтчеләр кузгалды. 24 кыю эко-активист: Рус география җәмгыятенең җирле бүлек әгъзалары, Яр Чаллы дәүләт педагогик университеты студентлары һәм волонтерлар Нугайбәк авылыннан Мөслим авылына кадәр катамаранда барып җитәргә планлаштыра.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 6088 мөрәҗәгать килде. Бүгенге көндә мәктәп укучылары экологларның иң актив ярдәмчеләре булып тора. Барлык хәбәрләрнең 44%ы "Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы аша алардан килде.
Су саклау зоналары буйлап уздырылган рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Питрәч районы территориясендә Шемелка елгасының яр буе полосасын басып алу фактына тап булды.
Күлләрне эко-тернәкләндерү программасына ничек эләгергә? Скважинадагы судан файдалануга лицензия бирү өчен нәрсә кирәк? Шушы һәм экологиягә һәм табигатьтән файдалануга кагылышлы башка сорауларга бүген Лаешта гражданнарны кабул итү барышында табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре җавап бирде.
Мәктәп укучылары "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы аша Түбән Кама территориясендә ике санкцияләнмәгән чүплек урыны булуы хакында хәбәр җибәрде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Кондырча елгасына агынты су ташлаучыларның эзенә төште.