Буа предприятиесендә уздырылган тикшерү барышында биологик чистарту системасының төзексез булуы ачыкланды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре һәм ТР Буа шәһәре прокуратурасы вәкилләре чистарту корылмаларының эш сыйфатын бәяләде.
16 августта 14.00 сәгатьтә Лаеш районы хакимияте бинасында (Лаеш ш., Беренче май ур., 39 й.) экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре "Чирша" лагерында ял итүче балаларга Биектау районындагы уникаль табигать почмаклары турында сөйләде. Мәктәп укучылары үзләренең туган төбәгендә республикада, хәтта барча Россия буйлап бердәнбер булган "Чулпан" табигый туфрак заказнигы урнашканлыгы хакында белделәр.
Лаеш районының Кызыл Ил авылындагы чираттагы күлнең юкка чыгуын туктатырга – экологлар шундый карарга ирешү өчен көрәшә.
15 август көнне ТРда Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге тарафыннан Әлмәт шәһәрендә табигать саклау акциясе оештырыла.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 5958 мөрәҗәгать килде
Агач аскуймалар, кирпеч ватыклары һәм кара металл ломы. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районында калдыкларны туфракка законсыз рәвештә урнаштыру урынына тап булды.
РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында "Вода России" фотоконкурсына эшләр кабул ителә башлады. Безнең илдәге елгаларга, күлләргә һәм башка су объектларына багышланган фотолар конкурсына заявкалар тапшыру 2018 елның 6 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
"Кирәк булмаганды утны һәм суны сүндерегез, ә кәгазь битен ике яклап файдаланыгыз" – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай районында яшәүче балаларга ресурслардан сакчыл куллану турында сөйләде. Җирле "Солнышко" лагерында "Табигать һәм без" кызыклы дәресе узды.
Әлмәт районындагы элеккеге чүплек территориясендә 500дән артык нарат үсентесе утыртылган. Профилактика чаралары Әлмәт районы Башкарма комитеты тарафыннан Түбән Мактама штп янәшәсендәге бозылган җирләрне рекультивацияләү максатында гамәлгә ашырылган.