ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 29 августында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Радик Гайнетдинов һәм Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов Әтнә районында гражданнарны кабул итәчәк. Халык белән очрашу Әтнә районы Башкарма комитеты (Олы Әтнә авылы, Совет ур., 38) бинасында 15.00 сәгатьтә булачак.


24
август, 2018 ел
җомга

Табигать каршында булган түләнмәгән бурычлары өчен Үзәк төбәктә яшәүче өч кеше өчен чит илгә чыгу тыелган. Әле 2013 елда ук ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанда яшәүче бер кешене калдыклар ташлаган өчен РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-экологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ җаваплылыкка тартканнар иде. 30 меңлек зыянны каплау турында белдерлгән шикаять гражданин тарафыннан канәгатьләндерелмәгән, шуңа бәйле рәвештә, Казанның Авиатөзелеш районы суды илдән читкә чыгуны чикләү турында карар чыгарды.

Татарстанда республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен ТР Президенты Премиясен алуга конкурс игълан ителде.  Премия ТР Президентының 2015 елның 3 июлендәге ПУ-619 номерлы Указы нигезендә бирелә.

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының республика буенча иҗтимагый кабул итү системасына 6355 мөрәҗәгать килде. Аларның күпчелеге – 2732 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча. "Халык контроле" системасы аша экологлар тарафыннан 1015 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар линия телефоны" элемтә каналлары аша 890 хәбәрләмә каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 1718 мөрәҗәгать алынды.

Рус география җәмгыятенең 12 волонтеры ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә Чишмә елгасы буйлап экологик сәфәргә кузгалды. Активистлар бүген Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан старт алды. Өч көн эчендә табигать саклау акциясендә катнашучылар су объектының ярларын тикшерәчәк, чүпләнгән урыннарны ачыклап, тәртип урнаштырачак. Җомгадан якшәмбегә кадәр байдаркаларда 45 чакрымлык юл үтү планлаштырыла.


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Кукмарада урман һәм экология кластеры күргәзмәсе узды. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмә мәйданчыгын карады.

Нурлатта табигать һәйкәле һәм балык төрләре буенча республиканың иң бай елгасы булып саналган Олы Чирмешән сулыгы чистартылды.

"Безнең бурыч – табигатьне: урманнарның гүзәллеген, елгаларның, күлләрнең чисталыгын һәм туфракның уңдырышлылыгын саклау", – дип башлады үзенең эколог һөнәре турындагы чыгышын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгече Айсылу Ибраһимова.


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

Иң заманча аппаратура, атмосфера һавасының төрле параметрларын үлчәү һәм суга экспресс-анализ ясау өчен күп кенә датчиклар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының күчмә экология лабораториясе Яр Чаллының 66 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар янына кунакка килде.

"Энергостройэксперт" ҖЧҖ табигатькә китергән зыянны каплаячак. Татарстан Республикасының Югары Суды Мөслим районы суды карарына экологлар шикаятен канәгатьләндерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International