"Энергостройэксперт" ҖЧҖ табигатькә китергән зыянны каплаячак. Татарстан Республикасының Югары Суды Мөслим районы суды карарына экологлар шикаятен канәгатьләндерде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары әле 2016 елның июлендә үк Әлмәт районында санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклаган иде. 221 м2 мәйданлы территория 111м3 күләмендә кара металл калдыклары һәм лом, пыяла эшләнмәләре һәм автомобиль шиннары белән тулган иде. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен экологлар предприятиенең вазыйфаи затын РФ КоАП 8.2 ст. буенча административ җаваплылыкка тартты. Законсыз чүплек урнаштыру нәтиҗәсендә табигатькә китерелгән зыян күләмен 166 мең сум күләмендә бәяләделәр.
Дәгъваны канәгатьләндерү өчен билгеләнгән срок тәмамлангач ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Мөслим районы судына шикаять белән мөрәҗәгать итте. Таләпләрне үтәүдән баш тарту нәтиҗәсендә – ТР Югары судына шикаять җибәрелде. Чыгарылган карар нигезендә "Энергостройэксперт" ҖЧҖ зыянны капларга тиеш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте