"Безнең бурыч – табигатьне: урманнарның гүзәллеген, елгаларның, күлләрнең чисталыгын һәм туфракның уңдырышлылыгын саклау", – дип башлады үзенең эколог һөнәре турындагы чыгышын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгече Айсылу Ибраһимова. Профессиональ пробалар көне кысаларында табигать саклау ведомствосы хезмәткәрләре "Талантларны ачу" 2018 җәйге яшьләр мәктәбендә кунак булды. Биредә Мәктәптә катнашучылар һәр сәнәгать предприятиесенең үз эшчәнлеген экологларның җитди контроле астында башкаруы, ә теләсә нинди әһәмиятле объект төзелешенең алардан уңай бәяләмә таләп итүе хакында белде. "Дәүләт инспекторлары шулай ук көн саен табигать саклау законнары бозылу: санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килү, агынты су ташлау, файдалы казылмаларны законсыз табу очракларын ачыклау һәм чикләү эшен дә алып бара", – дип сөйләде экологлар үзләренең көндәлек эше турында. Балалар экологлар сөйләгәннәрне зур кызыксыну белән тыңлады: сораулар яудырды һәм әйләнә-тирәлек торышын яхшырту буенча үзләренең идеяләре белән уртаклашты. Алар арасында үзенең булачак һөнәрен экологиягә багышларга теләүчеләр дә бар иде. "Әлеге очрашу безнең өчен бик файдалы һәм әһәмиятле булды, ул үзеңнең булачак һөнәрең турында мәгълүматны беренче булып ишетү мөмкинлеген бирә", – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Мәктәптә катнашучылар.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте