Рус география җәмгыятенең 12 волонтеры ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә Чишмә елгасы буйлап экологик сәфәргә кузгалды. Активистлар бүген Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан старт алды. Өч көн эчендә табигать саклау акциясендә катнашучылар су объектының ярларын тикшерәчәк, чүпләнгән урыннарны ачыклап, тәртип урнаштырачак. Җомгадан якшәмбегә кадәр байдаркаларда 45 чакрымлык юл үтү планлаштырыла.
Чишмә елгасы буйлап сәяхәт – исәп буенча өченче. Элегрәк экоактивистлар Мишә һәм Ык елгасы буйлап йөзделәр. Чарада катнашучылар үзләре билгеләгәнчә, аларның төп бурычы – яр буе зоналарында чисталык һәм тәртип урнаштыру. Моннан тыш, яңа туристлык маршрутын да өйрәнү. "Табигатьне саклау эшенә мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне җәлеп итеп, без шулай ук Татарстан территориясендә экологик куркынычсыз туризмны да җәелдерәбез", – дип саный волонтерлар.
Сәфәргә 26 август көнне Яңа Чишмә авылында финиш ясау планлаштырыла. Чарада катнашучылар шулай ук яр чистарту буенча экологик акция дә уздырачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте