Иң заманча аппаратура, атмосфера һавасының төрле параметрларын үлчәү һәм суга экспресс-анализ ясау өчен күп кенә датчиклар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының күчмә экология лабораториясе Яр Чаллының 66 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар янына кунакка килде. Биредә ТР Экоминистрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре балаларны экологларның көндәлек эше белән таныштырды. Балаларга барысы да диярлек кызык иде: һавадан пробаларның ничек алынуы да, туфракка анализның ничек ясалуы да, теге яки бу җиһазларның билгеләнеше дә. "Мөмкин булганча иртәрәк яшьтә балаларда экологиягә карата кызыксыну уяту мөһим, чөнки табигатькә карата кыйммәтле мөнәсәбәт нигезләре гадәттә нәни вакытта формалаша, ә яшүсмер чорда алга таба үсеш алуын дәвам итә", – дип билгеләде Идарә белгече Владимир Мозаффаров. Экскурсия барышында экологлар гына түгел, ә балалар да әйләнә-тирә мохитне ничек кайгыртулары белән уртаклашты: ата-аналары белән өмәләрдә катнашулары, табигатьне һәм шәһәрдә чүпләмәүләре турында сөйләделәр. Экологик белемнәр дөньясы балаларны шулкадәр мавыктырды ки, аларның кайберләре үзләре дә эколог булырга теләвен яшермәде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан үсеп килүче буында әйләнә-тирәлек турында белемнәрне формалаштыруга аеруча зур игътибар бирелә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экологик-мәгърифәтләү дәресләре даими рәвештә уздырыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте