Яңгыр комачауламый. Нурлатта экология акциясе кысаларында 3 кубометр чүп җыелды

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Нурлатта табигать һәйкәле һәм балык төрләре буенча республиканың иң бай елгасы булып саналган Олы Чирмешән сулыгы чистартылды. Җирле эко-активистларга, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге вәкилләренә һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләренә яңгыр да комачаулый алмады. “Бездәге табигать бик ямьле, туган төбәкнең табигый байлыкларын саклау кебек уртак эшкә өлеш кертә алуыбызга без бик сөенәбез”, – дип сөйләде эко-волонтер Людмила Закирова. Ул бирегә 5 яшьлек оныгы Соня белән килгән иде, бала нәни яшьтән үк экологиягә карата аңлы булып сүә. Ә Леонов исемендәге су асты-тикшеренү отряды драйверлары елганың 500 кв. м. төбен тикшерде, аннан 50 кг артык чүп чыгарды. “Бүген без тапкан әйберләр – пыяла һәм пластик шешәләр, алюминий банкалар – боларның барысын да, кызганычка, ял итү урыннарында шәһәр халкы калдырып китә”, – дип сөйләде водолазлар.

Чарада катнашучылар барлыгы 3000 м² яр буе территориясен чүптән чистартты, җыелган чүп күләме 3 куб. Метр тәшкил итте.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International