Табигать каршында булган түләнмәгән бурычлары өчен Үзәк төбәктә яшәүче өч кеше өчен чит илгә чыгу тыелган. Әле 2013 елда ук ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанда яшәүче бер кешене калдыклар ташлаган өчен РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-экологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ җаваплылыкка тартканнар иде. 30 меңлек зыянны каплау турында белдерлгән шикаять гражданин тарафыннан канәгатьләндерелмәгән, шуңа бәйле рәвештә, Казанның Авиатөзелеш районы суды илдән читкә чыгуны чикләү турында карар чыгарды.
Чит илгә чыгу башкалада яшәүче тагын бер кеше өчен чикләнде, ул Киров районындагы бакчачылык ширкәтләренең берсендә санкцияләнмәгән чүплек оештырган. Штрафны түләмәгән өчен хокук бозучыны РФ КоАП 20.25 ст. ("Административ җәзаны үтәүдән читләшү") нигезендә җаваплылыкка тарттылар, ә эшне теркәлү урыны буенча суд приставларына тапшырдылар.
Лаеш районының Тарлаши авылында яшәүче бер ханым өчен дә чит илгә чыгарга ярамый. 2016 елда ҮТИ инспекторлары әлеге гражданканы РФ КоАП 7.6 ст. буенча Архиерей күленең яр төбен үлчәү буенча теркәле яр ныгыту дивары торгызу юлы белән эшләр башкарган өчен җаваплылыкка тарттылар. Штрафны срогында түләмәгән өчен ТР Лаеш районы суды тарафыннан гражданканы Россия Федерациясеннән читкә чыгуны вакытлыча чикләү турында карар чыгарылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте