31 августта "Мәктәп экопатруле" IV республика конкурсы тәмамлана. 2017-2018 елда конкурсны уздыру чорында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 7320 заявка алынды. Оештыручылар билгеләп узганча, елдан-ел укучыларның табигать саклау эшчәнлегендә катнашу мәфнәгате арта бара. Әйтик, IV республика конкурсында катнашучылар тарафыннан узган ел белән чагыштырганда 513кә күбрәк заявка тапшырылган.
Бүген Түбән Камада Кара Күл төбен һәм аның яр буендагы территориясен чистарту буенча экологик акция узды.
Скважиналарны лицензияләү, калдыкларны җыю һәм эшкәртү. Бу һәм башка экология мәсьәләләре бүген Әтнә районында гражданнарны кабул итү барышында кузгатылды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре сәүдә оешмасы территориясендә төзелеш калдыклары һәм кара металл ломы, тартмалар һәм полиэтилен белән тулган стихияле чүп өемен ачыклады.
Калдыкларны аралап җыю һәм чүп-чарның «икенче тормышы» турында Казанның «Бала-Сити» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре сөйләде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясенең үзәк фәнни-тикшеренү институты җир асты байлыкларын файдалану һәм саклау өлкәсендәге тырышлыкларны берләштерәчәк.
31 августта, 10.00 сәгатьтә, Мамадыш ш., М. Җәлил ур., 23/33 й. адресы буенча Мамадыш районы хакимияте бинасында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.
«Койма артында алып барыла торган төзелеш аркасында үләнгә цемент агып чыга. Болар барысы да балалар мәйданчыгы янәшәсендә», - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының кайнар линиясенә Лениногорск халкыннан шундый хәбәр килде. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының урынга чыккан Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре яшел зонага җирле төзелеш оешмасы тарафыннан цемент агызылуын билгеләде.
Казанда ком урлау факты буенча җинаять эше кузгатылды. Исегезгә төшерик, быелның май аенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Тынычлык бистәсендә законсыз рәвештә карьер эшкәртүгә тап булдылар.
Җир кишәрлегеннән күлнең үзенә кадәр. Квадрокоптер ярдәмендә Актаныш районында халык өчен каршылыкка әверелгән металл койма булуы ачыкланды. Теркәлгән факт, экологлар аңлатканча, Россия Федерациясе Су кодексының 6 ст. бозу булып тора: "Һәр гражданин уртак файдаланудагы су объектларыннан файдалану мөмкинлегенә һәм аларны шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен түләүсез кулланырга хокуклы, әгәр әлеге Кодекста, башка федераль законнарда башкача каралмаса".