2018 елның 29 августында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Радик Гайнетдинов һәм Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов Әтнә районында гражданнарны кабул итәчәк. Халык белән очрашу Әтнә районы Башкарма комитеты (Олы Әтнә авылы, Совет ур., 38) бинасында 15.00 сәгатьтә булачак.
Кабул итүгә телефон аша языласы: 8(84369) 2-10-13.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте