Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың экология һәм урман кластеры күргәзмәсен карады

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Кукмарада урман һәм экология кластеры күргәзмәсе узды. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмә мәйданчыгын карады. ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән берлектә республика башлыгы Министрлыкның укучыларны экологик мәгърифәтләү өлкәсендәге эш системасы белән танышты. ТР Экоминистрлыгының Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе хезмәткәрләре җитәкчелегендә урта яшьтәге мәктәп укучылары экологик-аналитик җайланмалар ярдәмендә тикшерүләр уздырырга өйрәнде, "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте активистлары өлкән сыйныфларда укучылар белән һәм волонтерларны җәлеп итү буенча уздырыла торган эш турында сөйләде. Моннан тыш, Яр Чаллы педагогика университеты вәкилләре 1-4 сыйныфларда укучылар өчен "Экология" предметын дәрестән тыш укыту программасын күрсәтте.

Бу көнне мәктәп укучыларының үз куллары белән эшләнгән, кояш батарейкаларында эшләүче көймә дә күрсәтелде. "Байтик" лагерының 4 нче смена базасында формалаштырылган суднолар төзүче команда Министрлык һәм "Инженер конкурсларының милли үзәге" АКО ярдәмендә рекордлы 10 көн эчендә альтернатив энергия чыганагын куллану технологиясе буенча нигезләнгән көймә төзегән. "Көймәнең моңа охшаш конструкциясен табигый зоналарда кулланырга җайлы. Әйтик, беренчедән, ул тавышсыз һәм экологияле, ә икенчедән, ул кул белән тәэмин итүне таләп итми", – дип билгеләде яшь конструкторлар.

Бүген экологик күргәзмәне шулай ук республикадагы районнарның башлыклары, башкарма комитетларның җитәкчеләре һәм мәгариф идарәләре башлыклары да карады. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International