ТР Президенты Премиясен алу өчен конкурста катнашуга заявкалар кабул ителә

2018 елның 24 августы, җомга

Татарстанда республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен ТР Президенты Премиясен алуга конкурс игълан ителде.  Премия ТР Президентының 2015 елның 3 июлендәге ПУ-619 номерлы Указы нигезендә бирелә.

Премия алырга теләүчене күрсәтү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциясез оешмалар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары иҗтимагый советлары, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль районнарында булдырылган иҗтимагый советлар тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Премия түбәндәгеләргә бирелә:

- Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерциясез секторны үстерүгә шактый өлеш керткән эшчәнлек һәм проектлар өчен, гражданлык җәмгыяте өлкәсендәге югары профессиональ осталык дәрәҗәсе белән аерылып торучы, яңалыгы булган һәм оригиналь фәнни тикшеренүләр өчен;

- Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә күп еллык шәхси өлеш керткән өчен.

Премия алуга конкурста катнашу өчен заявкалар Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Аппаратында кабул ителә, түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А, 2018 елның 13 сентябренә кадәр.

Конкурста катнашу буенча мәгълүматларны түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин: 567-80-93, 567-80-99, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтыннан: http://oprt.tatar/.

Татарстан Республикасы Президенты Указы, кирәкле документлар исемлеген үз эченә алган Премия турында нигезләмә белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтындагы "Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Президенты Премиясе" бүлегендә танышырга була.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International