ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләренә Борды авыл җирлегендә яшәүчеләр Евлевка елгасында табигый гидрология режимының бозылуы хакында хәбәр итте. Урынга чыккач экологлар ачыклаганча, физик зат елга үзәнен грунт белән күмгән. "Табигать саклау режимын бозуның максаты – сулык аша күпер төзү. Әлеге "күпер" физик затка үз кишәрлегенә үтү юлын җиңеләйткән", – дип сөйләде дәүләт инспекторлары.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәттәге беренче сыйныф укучыларына табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм аңа карата сакчыл караш турында сөйләде.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия территориясенең тарихи ареалы чикләрендә ак барс исәбен торгызуның актуаль мәсьәләләре каралды. Биредә Россия Федерациясендә Ак барсны саклау буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты

Бүген Министрлыкта экологлар Кытайдан әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге талантлы яшь белгечләр белән очрашты. Чара Россия-Кытай яшьләр бизнес-инкубаторы кысаларында узды, ул 2018 елның 16 сентябреннән 29 сентябренә кадәр Казан дәүләт энергетика университеты базасында гамәлгә ашырыла.

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында табигать саклау законнары бозылуга юл куймаска юнәлдерелгән гавами чара йөздән артык катнашучыны җыйды.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан Нурлат районы территориясендә уздырылган рейд барышында Исемсез елгасына (Кондырча елгасы кушылдыгы) канализация суын агызу факты ачыкланды. Контроль чаралар барышында экологлар билгеләгәнчә, биредә яшәүче ике кеше үзләренең йорт хуҗалыкларыннан чыккан агынты суларны елгага агызган.

2018 елның 28 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында (Биек тау т/ю станциясе поселогы, Кооператив урамы, 5 й.) экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.

Бүген Казан Идел буе Федераль Университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтында чүп эшкәртү, республикадагы табигать байлыкларын саклау һәм булачак экологларның проф-әзерлеге турында сөйләштеләр. Биредә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков студент-экологлар белән очрашты.

Ел башыннан бирле Татарстан экологлары табигать саклау законнары бозылуның 5 меңгә якын очрагын теркәгән. 9 ай дәвамында дәүләт экология күзәтчелеге йомгаклары турында – бүген "Чиста Татарстан" тапшыруында. Студиянең кунагы Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров булачак.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Вертолет белән тикшерү барышында табигать саклау законнары бозылуның 37 очрагы теркәлде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International