Ел башыннан бирле Татарстан экологлары табигать саклау законнары бозылуның 5 меңгә якын очрагын теркәгән. 9 ай дәвамында дәүләт экология күзәтчелеге йомгаклары турында – бүген "Чиста Татарстан" тапшыруында. Студиянең кунагы Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров булачак. Спикер табигать саклау законнары бозылуның иң киң таралган очраклары һәм аларны чикләү чаралары турында сөйләячәк. Кызыксындырган сорауларны "Татарстан-24" телеканалында тапшыруның туры эфирында 12.30 сәгатьтә бирергә була. Шалтыратулар 511-99-66 телефоны буенча, шулай ук төбәкләрдән яшәүчеләр өчен 8 800 500 32 55 телефоны буенча кабул ителә.
Кабатлап күрсәтелүче тапшыруны 18.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә һәм http://tatarstan24.tv/projects/ecology/ сайтыннан карагыз.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте