Эко-чаралар оештыру, социаль проектлау, туган төбәкнең табигый үзенчәлекләрен өйрәнү, Татарстанның экология министры белән очрашу һәм Кырымга бару мөмкинлеге. 27 сентябрьдә Биектау районының "Байтик" лагерында "Чиста булачак" экологик хәрәкәтенең Республика актив мәктәбе старт ала. Ике көн дәвамында барлык Татарстаннан 200 иң актив мәктәп укучысы һәм студент төрле акцияләрдә һәм мастер-классларда катнашачак, биредә экологик юнәлешле чараларны планлаштырырга һәм тормышка ашырырга өйрәнәчәк.
Бүген Түбән Камада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе бинасында гражданнар кабул ителде.
28 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә экологик белем бирү һәм мәгариф учреждениеләрендә эко-мәгърифәт мәсьәләләренә багышланган конференция узачак.
Минераллы, эрегән кар суы, яңгыр суы, боз суы – Буа шәһәренең М.М.Вахитов ис. гимназиянең 5-6 сыйныфларында укучыларга табигый су төрләре һәм аның әйләнеше турында сөйләделәр.
Алабуга районы, Яковлево авылы. Биредә, табигать саклау законнары үтәлешен тикшерү буенча уздырылган рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану фактын ачыклады.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс уздыра.
Йөгерүне шәһәр җыештыру эше белән берләштерделәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре плоггинг форматында өмә уздырды. Пакетлар һәм бармакчалы бияләйләр белән коралланып, экологлар Казанның Локомотив комлыгы районыннан чүп-чар җыеп алды. Чараны Бөтендөнья автомобильсез бер көн чарасына багышладылар.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 6949 мөрәҗәгать килде. Аларның күпчелеге – 2956 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча.
Казан мәктәпләренең 1-11 сыйныфларында укучылар өчен "Төргәкнең икенче тормышы – 2018" балалар иҗат конкурсы игълан ителде.
Административ штраф һәм 453 мең сумлык зыян. Лениногорскида яшәүче кешегә карата шундый җәза чарасы кулланылды.
Рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Камышлы елгасының су саклау зоналарында төзелеш калдыкларының ятуын ачыклады. Бина сүтүдән барлыкка килгән калдыкларны бирегә КамАЗ машинасы ярдәмендә китергәннәр, дип ачыклады экологлар. Законсыз чүплек урыны 36 кубик метр тәшкил итте.