Кытайдан килгән яшь белгечләр бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында булдылар

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта экологлар Кытайдан әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге талантлы яшь белгечләр белән очрашты. Чара Россия-Кытай яшьләр бизнес-инкубаторы кысаларында узды, ул 2018 елның 16 сентябреннән 29 сентябренә кадәр Казан дәүләт энергетика университеты базасында гамәлгә ашырыла.

Яклар сәнәгый һәм хуҗалык-көнкүреш агынты суларын заманча чистарту технологияләрен кертү, явым-төшем суларыннан барлыкка килүче һәм тупланган агынтыларны эшкәртү, чистарту корылмаларындагы начар искә каршы көрәшү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Кытай белгечләре республикада тормышка ашырылучы, су объектларының экологик торышын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар белән танышты. Кытайдан килгән кунаклар Татарстан экологларының эшен югары бәяләде һәм инновацияле "яшел" технологияләр өлкәсендә алга таба хезмәттәшлекне үстерүдә мәнфәгать булуын белдерде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International