Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясендә Ак барсны саклау буенча эш төркеме утырышы булды

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия территориясенең тарихи ареалы чикләрендә ак барс исәбен торгызуның актуаль мәсьәләләре каралды. Биредә Россия Федерациясендә Ак барсны саклау буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

Бүген ак барс популяцияләрен саклау һәм торгызу тулаем алганда ил өчен әһәмиятле юнәлеш булып тора.

Россия Федерациясе территориясендә сирәк хайванның популяцияләрен торгызу буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында реинтродукцияләү, тернәкләндерү, үрчетү һәм саклау буенча төбәкара үзәкләр булдыру эше башланды.

Бүгенге көндә ак барс популяцияләренең юкка чыгу мөмкинлеге борчылу тудыра. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасында Ак барс үрчетү үзәген төзү мәсьәләләре турында сөйләшүләр алып барыла, әлеге үзәк әлеге җанварның табигый төркемчәләре исәбен торгызырга һәм озак вакытка саклау өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Билгеләп узарга кирәк, бүгенге көндә Россиядә Ак барсны саклау стратегиясе гамәлдә, аның төп максаты ирбис популяциясе исәбен тотрыклы саклау, карап тоту һәм яшәргә сәләтле төр төркемчәләрен торгызу.

Идел-Чулман тыюлыгында резерв популяцияләре булдыру, аларның исәбен арттыру һәм үрчетү һәм  реинтродукцияләү методларын эшләү өчен Үзәк төзү чарасы "Экология" илкүләм өстенлекле проектына кертелгән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International