"Утыртылган һәр агач – ул планетаның киләчәге өчен инвестиция". Экологлар Әлмәтнең беренче сыйныф укучылары өчен эко-дәрес уздырды

2018 елның 28 сентябре, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәттәге беренче сыйныф укучыларына табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм аңа карата сакчыл караш турында сөйләде. 25 нче мәктәптә "Тормыш экологиясе" эко-дәресе узды. "Безне чолгап алган дөнья гүзәл һәм бер үк вакытта нәзберек. Безнең һәркайсыбыз аңа үзеннән өлеш кертә: уңай – өмәләрдә катнашып, тискәре – кая эләкте, шунда чүп ташлап", – дип сөйләде экологлар балаларга. Алар шулай ук мәктәп укучыларына пихта үсентеләрен тапшырды, әлеге тыйнак үсемлекнең киләчәктә кислородның һәм фитонцидларның чын һәм кыйммәтле чыганагы булуы турында аңлаттылар. "Сез утырткан һәр агач – ул планетаның киләчәге өчен инвестиция", – дип билгеләде идарә белгечләре.

"Агачны әби белән дачада утыртачакбыз. Аның ничек үсүен күзәтүе миңа бик кызык булачак. Мин табигатьне бик яратам һәм безне аны сакларга өйрәтүләре, аның байлыкларын саклау өчен безнең нәрсә эшли алуыбыз турында сөйләгәннәре өчен бик шатмын", – дип уртаклашты үзенең хис-кичерешләре белән беренче сыйныф укучысы Алинә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International