Вертолет белән тикшерү барышында табигать саклау законнары бозылуның 37 очрагы теркәлде

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Вертолет белән тикшерү барышында бүген экологлар табигать саклау законнары бозылуның 37 очрагын теркәде. Казан, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч, Апас, Буа һәм Кама Тамагы районнары территориясен карау буенча рейдны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров гамәлгә ашырды. Очыш барышында калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру, файдалы казылмаларны законсыз табу, җыентык суларны ташлау фактлары ачыкланды.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары тарафыннан барлык җитешсезлекләрне оператив юкка чыгару һәм гаепле затларны административ җаваплылыкны җәлеп итү максатында җир кишәрлекләренең милекчеләрен билгеләү эше алып барыла.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International