Александр Шадриков Казан университетында студент-экологлар белән очрашты

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казан Идел буе Федераль Университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтында чүп эшкәртү, республикадагы табигать байлыкларын саклау һәм булачак экологларның проф-әзерлеге турында сөйләштеләр. Биредә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков студент-экологлар белән очрашты. "Хәзерге вакытта табигать саклау эшчәнлегенең әһәмияте арта бара. Сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеген тикшерүдә тоту, табигать саклау законнарын бозу фактларына оператив йогынты ясау, халыкны экологик агарту мәсьәләләре безнең бурычларга керә. Киләчәктә безнең һәркайсыбыз үзен теге яки бу юнәлештә тормышка ашыра алачак", – дип сәламләде табигать саклау ведомствосы башлыгы.  Ул студентларны Министрлык эшендәге төрле аспектлар белән таныштырды, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлек турында сөйләде. Экологиянең актуаль мәсьәләләреннән тыш эколог-студентлар алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге белән кызыксынды һәм үзләренең волонтерлык эше, "Ecopower" студентлар отрядында катнашулары турында сөйләде: "Без мәктәпләрдә экологик дәресләр, агач утырту буенча чаралар, өмәләр, аралап җыюга өйрәтүче чаралар уздырабыз", – дип сөйләде булачак эколог Аделина. Студентларны шулай ук Министрлыкның күчмә экологик лабораториясенең эше, аның техник җиһазланышы белән дә таныштырдылар. "Безгә, республикадагы табигать байлыкларын киләчәктә саклаучылар өчен, табигать саклау ведомствосы башлыгы белән турыдан-туры һәм мәҗбүриле булмаган тирәлектә аралашу бик әһәмиятле, булачак казанышлар өчен бик яхшы стимул", – дип уртаклашты студент-экологлар үзләренең хис-кичерешләре белән. Очрашу азагында Александр Шадриков студентларга университта максималь уңышлы эшләргә һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә үзләренең талантларын тормышка ашырырга теләде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International