Бер труба – ике гаепле зат. Экологлар күрсәтмәсе нигезендә агынты су агызу өчен законсыз конструкция сүтелде

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан Нурлат районы территориясендә уздырылган рейд барышында Исемсез елгасына (Кондырча елгасы кушылдыгы) канализация суын агызу факты ачыкланды. Контроль чаралар барышында экологлар билгеләгәнчә, биредә яшәүче ике кеше үзләренең йорт хуҗалыкларыннан чыккан агынты суларны елгага агызган. "Ике физик зат үзләренең агынты суларын агызу трубасын берләштергән. Трубадан аккан су алга таба елгага эләгә торган булган", – дип аңлатты экологлар. Хокук бозучыларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 ст. 4 өлеше ("Су объектларын саклауга карата аларның пычрануына, чүпләнүенә һәм (яисә) саегуына китерергә мөмкин булырлык таләпләрне бозу") нигезендә беркетмәләр төзелде. Гаепле затларга һәркайсына 1.5 мең сум күләмендә штраф салынды. Хәзерге вакытта табигать саклау законнарын бозу очрагы бетерлгән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International