Бүген ТР Экология министрлыгында җир асты байлыкларыннан рациональ файдалану һәм аларны саклау турында сөйләштеләр

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында табигать саклау законнары бозылуга юл куймаска юнәлдерелгән гавами чара йөздән артык катнашучыны җыйды. Җир асты байлыкларыннан рациональ файдалану һәм аларны саклау аның үзәк темасына әверелде. Катнашучылар – Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигать саклау прокуроры урынбасары Назыйм Псардия, ТР экология министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, экология министры урынбасары Радик Гайнетдинов, табигать саклау ведомстволары һәм җир асты байлыкларыннан файдаланучы предприятиеләрнең вәкилләре – җир асты байлыкларыннан файдалану һәм аларны саклау буенча хокукый режим, лицензияләү һәм гомумтаралган файдалы казылмалардан һәм җир асты суларыннан файдалану үзенчәлекләре турында фикер алышты. "Безнең эшчәнлектә аеруча актуаль аспектларны бергәләшеп эшләү һәм конструктив диалог безгә табигать саклау законнары бозылуны тагын да нәтиҗәлерәк профилактикалау мөмкинлеген бирәчәк", – дип билгеләде Фаяз Шакиров, очрашуга йомгак ясап.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International