ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләренә Борды авыл җирлегендә яшәүчеләр Евлевка елгасында табигый гидрология режимының бозылуы хакында хәбәр итте. Урынга чыккач экологлар ачыклаганча, физик зат елга үзәнен грунт белән күмгән. "Табигать саклау режимын бозуның максаты – сулык аша күпер төзү. Әлеге "күпер" физик затка үз кишәрлегенә үтү юлын җиңеләйткән", – дип сөйләде дәүләт инспекторлары. Гражданин шулай ук елга үзәне янәшәсендә труба урнаштырган, аннан су аккан. "2006 елның 03 июнендәге 74-ФЗ номерлы ФЗ – РФ Су кодексының 38 ст. нигезендә кишәрлекләрендә су объектлары урнашкан җирдән файдаланучылар су объектларының торышына йогынты ясый торган аварияле һәм башка төрле гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару чараларын вакытында гамәлгә ашырырга бурычлы", – дип сөйләде экологлар. Татарстан Республикасы Тукай районы суды Борды авыл җирлеге Башкарма комитетына карата әлеге хокук бозуны бетерү турында билгеләмә чыгарды. Хәзерге вакытта конструкция сүтелгән, табигать саклау законнары бозылу очрагы бетерелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте