2018 елның 28 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында (Биек тау т/ю станциясе поселогы, Кооператив урамы, 5 й.) экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Биектау районында яшәүчеләрне Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Радик Гайнетдинов һәм Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров консультацияләячәк.
Табигать саклау ведомствосы җитәкчеләренә түбәндәге телефон буенча язылырга мөмкин: 8(84365)2-30-68.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте