Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТР Яшел Үзән муниципаль районының Займище пос. янында Куйбышев сусаклагычының яр буе территориясендә табигый-рекреация тирәлекләрен үстерү проектын эшләү өчен тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеменең һәм Министрлыкның Иҗтимагый советының уртак утырышы булды.
Яңа ел – балалар өчен иң көтелгән һәм күңелле бәйрәм. Алар бүләкләр көтә, әлегә әкияти персонажларның булуына ихлас ышанып яши. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында балалар өчен яңа ел тамашасы булды.
Бүген Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында узып баручы 2018 елга йомгак ясалды. Ведомство хезмәткәрләренә бүләкләрне министр Александр Шадриков тапшырды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды
Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыга түләмәгән өчен 100 мең сумга кадәр административ штраф. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Әлмәттәге ике компаниягә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Россия Федерациясе мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары (6-11 сыйныфлар - агитбригада номинациясендә катнашу өчен) "Зилант" ХIX ачык шәһәр экологик форумында катнашу өчен чакырыла.
Балаларны кече яшьтән үк табигать дөньясына җәлеп итү - ул өзлексез экологик белем бирү системасында беренче, башлангыч басма. Баланың даими рәвештә табигать белән бәйләнештә булуы сизелерлек савыктыру нәтиҗәсен бирә, психологик киеренкелекне бетерә, стрессны һәм агрессияне бетерергә булыша, тере табигатькә мәрхәмәтле мөнәсәбәт булдыра.
2019 елның 1 гыйнварында "Су белән тәэмин итү һәм су агызу турында" федераль законга берничә үзгәреш үз көченә керәчәк. Әгәр хәзерге вакытта су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системаларының эре абонентлары өчен әйләнә-тирә мохиткә китерелгән тискәре йогынтыны булдырмау максатларында Росприроднадзорның ТР буенча Идарәсе тарафыннан пычраткыч матдә ташландыкларының, бүтән төрле матдәләрнең һәм микроорганизмнарның мөмкин булган нормативлары билгеләнсә, яңа елдан исә әлеге таләп гамәлдән чыга. 2019 ел башында су агызу буенча үзәкләштерелгән челтәрләрнең барлык абонентлары да агынты суларда состав нормативын сакларга тиеш булачак, аларын, үз чиратында, су объектларын пычратудан саклау максатларында җирле үзидарә органнары билгели.
Су саклау зоналары чикләрендә хуҗалык һәм башка төр объектларны эксплуатацияләү фәкать су объектларының саклануын тәэмин итү шартында гына рөхсәт ителә, дип кисәтә экологлар. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Дала Зәе елгасы янында РФ Су кодексын бозуның чираттагы очрагын ачыклады.
Без укыганнан соң гәҗит, журнал яки брошюра белән нәрсә булганлыгы турында уйланганыгыз бармы сезнең? Әгәр сез аны ташлаган булсагыз, ул чүплектә булачак, биредә башка чүпләр арасында тыныч кына череп ятачак. Әгәр сез аны икенчел чимал итеп тапшырган булсагыз, ул икенче гомер алачак. Тапшырылган макулатураны иң әүвәл кәгазьгә һәм картонга аералар, аннан соң ул эшкәртүгә озатыла.