Су саклау зоналары чикләрендә хуҗалык һәм башка төр объектларны эксплуатацияләү фәкать су объектларының саклануын тәэмин итү шартында гына рөхсәт ителә, дип кисәтә экологлар. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Дала Зәе елгасы янында РФ Су кодексын бозуның чираттагы очрагын ачыклады. Әлмәт компанияләренең берсенеке булган төзелеш вагоннары агынты, шул исәптән явым-төшем, кар эрегән суларны, сиптерү-юдыру, дренаж суларын читкә җибәрү өчен махсус коймаларсыз су саклау зонасында урнаштырылган. Чара күрмәү нәтиҗәсе буларак - хуҗалык-көнкүреш сулары җирлек рельефына агызылган. Әлеге факт буенча предприятиенең вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.45 ст. 1 өлеше ("Су законнарына һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнарга туры китереп, мондый таләпләр законда билгеләнгән очракларда, су саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык һәм башка төр объектларны су объектларын пычранудан, чүпләнүдән, ләмләнүдән һәм саегудан саклауны тәэмин итә торган корылмалар белән җиһазлау таләпләрен үтәмәү"), Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.42 ст. 1 өл. ("Су объектының яр буе яклагыч полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек чикләмәләрен бозып файдалану") буенча беркетмәләр төзелде, ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде. Хәзерге вакытта хокук бозуга китергән сәбәпләр бетерелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте