Бүген Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында узып баручы 2018 елга йомгак ясалды. Ведомство хезмәткәрләренә бүләкләрне министр Александр Шадриков тапшырды.
"Бурычлар күп - бу бурычларны безгә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, безнең Хөкүмәт, безнең депутатлар һәм, әлбәттә инде, безнең халык билгели. Нәрсә генә эшләнсә дә, барысы да гражданнар, Татарстан Республикасы халкы өчен эшләнә, - дип мөрәҗәгать итте Александр Шадриков коллективка. - Министрлык уңышы - һәркайсыгызның уңышы, республиканың экологик иминлеге безнең барыбызга да бәйле. Һәркем аңларга тиеш: сезнең артыгызда безнең нинди дә булса яхшылык эшләячәгебезгә өметләнүче кешеләр бар, булганына караганда яхшырак булсын өчен көч куйыйк. Министрлыкның зур, бердәм командасы күп нәрсә эшләде, бездән алда эшләгән ведомство җитәкчеләренең өлеше зур. Без булганны сакларга һәм арттырырга бурычлы".
Күп еллык намуслы хезмәте, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм Татарстан Республикасының экологик иминлеген тәэмин итү эшенә керткән зур шәхси өлеше өчен Венера Җамалиева А.И.Щеповских ис. медаль белән бүләкләнде.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт рәхмәте белдерелде: Көньяк-Көнчыгыш ТИ 1 разрядлы белгече Ләйсән Гыйсмәтуллинага, күзәтчелек эшчәнлеген мониторинглау бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Венера Исмәгыйловага.
Күзәтчелек эшчәнлеген мониторинглау бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Анна Андреева ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Рәхмәт хаты белән экологик экспертиза бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Илназ Фәтхуллин бүләкләнде.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән актив хезмәттәшлек иткән өчен Көньяк-Көнчыгыш ТИ 1 разрядлы белгече Айнур Мортазин Рәхмәт хаты белән билгеләнде. Идел-Кама ТИ махсус инспекциясенең юрисконсультанты Евгений Седов ТР Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Мәгълүмат системалары һәм мәгълүмати-техник тәэминат бүлегенең әйдәп баручы белгече Илдар Шәкрамовка ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан Рәхмәт белдерелде.
Россия ЭММ Транспортта Казан линия идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде: Идел-Кама ТИ 3 разрядлы өлкән белгече Ленар Мәһдиев, ҮТИ 3 разрядлы өлкән белгече Фәндүс Мөхәммәдиев, ҮТИ консультанты Марат Сафин, Кама буе ТИ 3 разрядлы өлкән белгече Петр Струздин.
Күп еллык намуслы хезмәте, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм ТР экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өлешенә керткән зур шәхси өлеше өчен һәм 2018 елдагы эш йомгаклары буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде: ҮМАКИ баш белгече Лилия Буракова, Ык буе ТИ 3 разрядлы өлкән бегече Эльза Вәлиева, ҮТИ махсус инспекциясе хезмәткәре Гөлүсә Гатауллина, ҮМАКИ баш белгече Никита Маслов, Көньяк-Көнчыгыш ТИ 2 разрядлы өлкән белгече Мәдинә Усманова, Төньяк ТИ 1 разрядлы белгече Ләйсән Фәрүхова, Кама буе ТИ махсус инспекциясенең әйдәп баручы белгече Рәзилә Хаҗиева, экологик күзәтчелек бүлегенең әйдәп баручы консультанты Эльвира Хафизова.
"Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының иң яхшы дәүләт инспекторы" конкурсы йомгаклары буенча:
1 урын - Кама буе ТИ 2 разрядлы өлкән белгече - Виталий Сабиров;
2 урын - ҮТИ 3 разрядлы өлкән белгече - Рүзил Сибгатуллин;
3 урын - Көньяк-Көнчыгыш ТИ 3 разрядлы өлкән белгече Алинә Ризванова;
Кама аръягы ТИ 3 разрядлы өлкән белгече Людмила Наякшина;
ҮТИ 3 разрядлы өлкән белгече Ләйсән Фәйзуллина;
Кама аръягы ТИ 3 разрядлы өлкән белгече Диләрә Хәмидуллина.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте