ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан Нурлат районы территориясендә уздырылган рейд барышында Исемсез елгасына (Кондырча елгасы кушылдыгы) канализация суын агызу факты ачыкланды. Контроль чаралар барышында экологлар билгеләгәнчә, биредә яшәүче ике кеше үзләренең йорт хуҗалыкларыннан чыккан агынты суларны елгага агызган.
2018 елның 28 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында (Биек тау т/ю станциясе поселогы, Кооператив урамы, 5 й.) экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.
Бүген Казан Идел буе Федераль Университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтында чүп эшкәртү, республикадагы табигать байлыкларын саклау һәм булачак экологларның проф-әзерлеге турында сөйләштеләр. Биредә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков студент-экологлар белән очрашты.
Ел башыннан бирле Татарстан экологлары табигать саклау законнары бозылуның 5 меңгә якын очрагын теркәгән. 9 ай дәвамында дәүләт экология күзәтчелеге йомгаклары турында – бүген "Чиста Татарстан" тапшыруында. Студиянең кунагы Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров булачак.
Вертолет белән тикшерү барышында табигать саклау законнары бозылуның 37 очрагы теркәлде
Эко-чаралар оештыру, социаль проектлау, туган төбәкнең табигый үзенчәлекләрен өйрәнү, Татарстанның экология министры белән очрашу һәм Кырымга бару мөмкинлеге. 27 сентябрьдә Биектау районының "Байтик" лагерында "Чиста булачак" экологик хәрәкәтенең Республика актив мәктәбе старт ала. Ике көн дәвамында барлык Татарстаннан 200 иң актив мәктәп укучысы һәм студент төрле акцияләрдә һәм мастер-классларда катнашачак, биредә экологик юнәлешле чараларны планлаштырырга һәм тормышка ашырырга өйрәнәчәк.
Бүген Түбән Камада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе бинасында гражданнар кабул ителде.
28 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә экологик белем бирү һәм мәгариф учреждениеләрендә эко-мәгърифәт мәсьәләләренә багышланган конференция узачак.
Минераллы, эрегән кар суы, яңгыр суы, боз суы – Буа шәһәренең М.М.Вахитов ис. гимназиянең 5-6 сыйныфларында укучыларга табигый су төрләре һәм аның әйләнеше турында сөйләделәр.
Алабуга районы, Яковлево авылы. Биредә, табигать саклау законнары үтәлешен тикшерү буенча уздырылган рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану фактын ачыклады.