2019 ел башыннан "Су белән тәэмин итү һәм су агызу турында" федераль законга берничә үзгәреш үз көченә керә

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

2019 елның 1 гыйнварында  "Су белән тәэмин итү һәм су агызу турында" федераль законга берничә үзгәреш үз көченә керәчәк. Әгәр хәзерге вакытта су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системаларының эре абонентлары өчен әйләнә-тирә мохиткә китерелгән тискәре йогынтыны булдырмау максатларында Росприроднадзорның ТР буенча Идарәсе тарафыннан пычраткыч матдә ташландыкларының, бүтән төрле матдәләрнең һәм микроорганизмнарның мөмкин булган нормативлары билгеләнсә, яңа елдан исә әлеге таләп гамәлдән чыга. 2019 ел башында су агызу буенча үзәкләштерелгән челтәрләрнең барлык абонентлары да агынты суларда состав нормативын сакларга тиеш булачак, аларын, үз чиратында, су объектларын пычратудан саклау максатларында җирле үзидарә органнары билгели.

2019 елның 1 гыйнварыннан агынты суларда состав нормативларын 2 һәм аннан да күбрәккә арттырган абонентларга беренче мәртәбә арттырган көннән башлап 12 ай эчендә яки агынты сулардагы состав нормативларын 3 һәм аннан күбрәк мәртәбәгә бер арттырган очракта, ташландыкларны киметү планын эшләргә һәм расларга туры киләчәк. Федераль дәүләт экология күзәтчелегенә тиешле объектлар әлеге планны ТР буенча Росприроднадзор идарәсе белән килештерә; төбәк объектлары - ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, шулай ук су агызуны гамәлгә ашыручы оешма белән.

Шулай ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының агынты суларда состав нормативларын югарыда аталганча арттыруга юл куйган абонентка карата, шулай ук, мондый абонент ташландыкларны киметү планын билгеләнгән срокта үтәмәсә яки су агызуны гамәлгә ашыручы оешма вәкилләрен, билгеләнгән тәртиптә составына һәм үзлекләренә контроль уздыру өчен, агынты сулардан пробалар алу урынына берничә мәртәбә (бер ел дәвамында 2 тапкыр) кертмәгән очракта, РФ законнарында билгеләнгән тәртиптә тикшерүләр уздыру һәм җаваплылыкка тарту хокукы барлыкка килә.

Агынты суларда состав нормативларының артып китүенә юл куйган абонентның ташландыкларны киметү планы, локаль чистарту корылмаларын төзү яки модернизацияләү, әйләнешле су белән тәэмин итү системаларын оештыру, агынты суларда пычратучы матдә катнашмаларының кимүен тәэмин итүче продукцияне (товарларны) җитештерү, хезмәтләр күрсәтү, эшләр уздыру технологияләрен гамәлгә кертү юлы белән, агынты сулар составында нормативларның артып китүенә юл куелган барлык матдәләр буенча артуларны чикләргә тиеш булачак. Әгәр абонент агынты суларда состав нормативлары артып китүне чикләү буенча планның кирәкле чараларын тормышка ашырса, аның билгеләнгән нормативлардан артык ташланган пычратучы матдәләр өчен түләве кими. Бу түләүнең күләме мондый чараларны үткәрү өчен абонентның фактик чыгымнары зурлыгына кими.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International