ТР Экоминистрлыгында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2018 елда Министрлыкның  05.11.2014 № 793-п (2018 елның 8 ноябрендәге үзгәрешләре белән) боерыгы белән расланган 2015-2020 елларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының (алга таба - Министрлык) коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру программасының үтәлеше.

2. Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә коррупция чагылышлары турында, Интернетны һәм "Ышаныч телефоны"н да кертеп, массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган, шулай ук гражданнардан һәм юридик затлардан алынган мөрәҗәгатьләрдәге мәгълүматларга мониторинг нәтиҗәләрен карау.

3. Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан әзерләнгән "2018 елның 1 ярты елында Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, Татарстан Республикасы буенча башкарма хакимиятнең территориаль федераль органнары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә мониторинг" мәгълүмати-аналитик материалын карау.

4. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан әзерләнгән, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тапшырган 2018 елның 1 ярты елында коррупциягә каршы көрәш чараларын тормышка ашыру турында белешмәләргщ анализ йомгаклары буенча күзәтүне карау.

5. 2018 елның 9 аенда коррупциягә каршы көрәш турында законнар үтәлешенә күзәтчелекне анализлау нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы прокуратурасы мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан әзерләнгән күзәтүне карау.

6. Министрлыкта коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләрен карау.

7. Кама аръягы территориаль идарәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру.

Шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 2019 елга эш планы да расланды, чаралар барышында эшчәнлекнең каралган юнәлешләре буенча эшне активлаштыру һәм коррупция чагылышларын кисәтү өчен юнәлдерелгән конкрет чаралар һәм йөкләмәләр исемлеге эшләнде. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International