Хәерле эшләр берләштерә! Түбән Камада кәгазьдән икенчел чимал җыю акциясе узды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Без укыганнан соң гәҗит, журнал яки брошюра белән нәрсә булганлыгы турында уйланганыгыз бармы сезнең? Әгәр сез аны ташлаган булсагыз, ул чүплектә булачак, биредә башка чүпләр арасында тыныч кына череп ятачак. Әгәр сез аны икенчел чимал итеп тапшырган булсагыз, ул икенче гомер алачак. Тапшырылган макулатураны иң әүвәл кәгазьгә һәм картонга аералар, аннан соң ул эшкәртүгә озатыла.  Түбән Камада кәгазьдән икенчел чимал җыю буенча акция узды, аны Балалар экологик-биологик үзәге һәм "МОЮЭКО" компаниясе оештырды. Калдыклар җыю 4 кабул итү ноктасында гамәлгә ашырылды. Түбән Камада яшәүче Сергей Чернов 115,60 кг макулатура китереп, аерылып торды.  Хәтта мәктәп укучылары да гәҗит күчләре һәм башка төрле кәгазь калдыклары тутырылган пакетларны зур дулкынлану белән җыйды. Безнең балалар, олыгайгач, барча тереклеккә сакчыл караш һәм туган төбәккә булган мәхәббәт тәрбияләнүче балалар йөрәгендә озак елларга сакланып калыр һәм әйләнә-тирәлек белән гармониядә яшәргә булышыр, дип ышанасы килә.

Акция кысаларында шәһәр халкы 881,30 килограмм кәгазь калдыгы җыйды, алар чүплек урынына эшкәртүгә җибәрелде.­ Әгәр макулатураны даими җыйсаң, моны яхшы гадәткә әверелдерсәң, мөгаен, файдасы күбрәк булыр. Кешеләр бу хакта күбрәк уйланган саен, киләчәк буыннар өчен җир шул кадәр чистарак булачак һәм күбрәк агач сакланачак, димәк, һава да чистарак булачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International