Умырткасызлыкларның кызыклы тормышы. Россиянең мәктәп укучылары "Зилант" экологик форумында катнашу өчен чакырыла

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары (6-11 сыйныфлар - агитбригада номинациясендә катнашу өчен) "Зилант" ХIX ачык шәһәр экологик форумында катнашу өчен чакырыла. Ел саен уздырыла торган, мәктәп укучыларының интеллектуаль иҗади үсешенә булышлык күрсәтүче чара 2019 елда "Умырткасызларның кызыклы дөньясы" темасына багышланачак һәм 29 гыйнвар көнне КФУның "Уникс" комплексында булачак.

 

Форумда катнашу өчен мәктәп укучыларына үзләренең иҗади, табигатьне саклау һәм тикшеренү эшләрен түбәндәге юнәлешләр буенча тапшырырга тәкъдим ителә:

1. Фәнни-тикшеренү. Докладлар 9 секциядә тыңлана: "Үсемлекләр флорасы, үсемлекләр экологиясе", "Хайваннар флорасы, хайваннар экологиясе", "Биоиндикация, биомониторинг", "Су проектлары, гидроэкология", "Кеше акыллы: социаль экология, психология", "Сәнәгый экология, антропоген экосистемалар", "Кеше экологиясе, физиологиясе, сәламәтлеге", "Агроэкология", "Биогеография, геоэкология";

2. Оештыру-массакүләм юнәлеш (номинация - агитбригадалар). Әлеге номинациядә катнашучылар - 6-11 сыйныф укучылары.

Сораулар белән 89178959221 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк (Казан ш. Шәһәр балалар экология-биология үзәгенең оештыру-массакүләм бүлеге мөдире Шкуро А.А.)

3. "Биотөрлелекне саклау һәм ТР табигать ресурсларын саклау проблемалары" табигать саклау юнәлеше. Секциядә укучыларның табигатьне саклау эшчәнлеге турында хисаплар тыңланачак.

4. Агарту юнәлеше. Конкурс читтән торып эшләү формасында өч номинация буенча уздырыла: стена гәҗитләре, әдәби иҗат (эссе, шигырь), плакатлар. Эшләр 2019 елның 18 гыйнварына кадәр Шәһәр балалар экология-биология үзәгенә тапшырыла, түбәндәге адрес буенча: 420061 Казан ш., Космонавтлар ур., 57; тел./факс: 273-48-55.

Форумны оештыручылар: ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Казан ш. Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге, Казан Федераль (Идел буе) Университеты.

Форумга заявканы ничек тапшырырга һәм эшләрне ни рәвешле рәсмиләштерергә кирәклеге турында 8(843)-273-48-55 телефоны буенча белешегез, Форум турында нигезләмә белән түбәндәге сылтама аша танышырга була: https://edu.tatar.ru/upload/storage/org2378/files/10%20ГДЭБЦ%20форум%20Зилант.doc.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International