ТР Экология министрлыгында эш төркеме белән Иҗтимагый советның уртак утырышы булды

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТР Яшел Үзән муниципаль районының Займище пос. янында Куйбышев сусаклагычының яр буе территориясендә табигый-рекреация тирәлекләрен үстерү проектын эшләү өчен тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеменең һәм Министрлыкның Иҗтимагый советының уртак утырышы булды.

Министр Александр Шадриков рәислегендә узган утырыш кысаларында Куйбышев сусаклагычындагы утрауларны инвентарьлаштыру һәм аларның табигый ресурсларын экологик бәяләү буенча комплекслы фәнни-тикшеренү эшләренең йомгаклары тыңланды. Билгеләп үтәргә кирәк: элегрәк уздырылган тикшерүләр Министрлыкның Фәнни-техник советы тарафыннан хуплау тапкан иде.

ТР Яшел Үзән муниципаль районының Займище пос. янында Куйбышев сусаклагычы территориясен рекреацион үстерү турында тикшеренү йомгаклары буенча тәкъдимнәр эш төркеме әгъзаларының (аның составына иҗтимагый инициатив төркем вәкилләре кергән), шулай ук Министрлыкның Иҗтимагый советы әгъзаларының күпчелек тавышы белән хупланды.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International