Әлмәтнең әйләнә-тирәгә тискәре йогынты өчен түләмәгән төзелеш компанияләре административ җаваплылыкка тартылды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыга түләмәгән өчен 100 мең сумга кадәр административ штраф. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Әлмәттәге ике компаниягә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Экологлар аңлатканча, оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән төзелеш калдыклары каты көнкүреш калдыклары полигонында күмү юлы белән утильләштерелгән. "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" 7-ФЗ номерлы федераль законның 16 ст. нигезендә юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар, аларның хуҗалык һәм (яки) башка төрле эшчәнлеге нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килгәндә, калдыкларны урнаштырганда, каты коммуналь калдыклардан тыш, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү түләүчеләр булып торалар. Билгеләнгән срокларда әлеге түләү түләнмәгән, шуңа бәйле рәвештә ике компания дә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.41 ст. ("Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләүне билгеләнгән срокларда кертмәү") буенча административ җаваплылыкка тартылды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International