Без планетабыз өчен җаваплы. Бөгелмәдә экологик конференция узды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Балаларны кече яшьтән үк табигать дөньясына җәлеп итү - ул өзлексез экологик белем бирү системасында беренче, башлангыч басма. Баланың даими рәвештә табигать белән бәйләнештә булуы сизелерлек савыктыру нәтиҗәсен бирә, психологик киеренкелекне бетерә, стрессны һәм агрессияне бетерергә булыша, тере табигатькә мәрхәмәтле мөнәсәбәт булдыра. Нәкъ шуңа күрә дә кече яшьтән үк элементар экологик күзаллау нигезләрен салу актуаль. Экологик агарту максатларында Бөгелмә шәһәренең 14 нче "Һади Атласи исемендәге татар гимназиясе"ндә  С.Ф. Морозов исемендәге кече мәктәп укучыларының тикшеренү һәм проект эшләре буенча XI республика конкурсы узды. Балалар шәһәрне ямьләндерүгә, табигатьне яклауга һәм табигать саклау эшчәнлеген пропагандалауга юнәлдерелгән кызыклы докладлар әзерләгән иде. Конференциянең мавыктыргыч программасы балаларга тагын бер мәртәбә уртак йорт, планета турында, әлеге йортны ни рәвешле сакларга һәм яратырга кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итте. Бала әйләнә-тирәлекне саклау турында кайгыртырга кирәклеген өлкәннәр мисалында гына аңларга мөмкин. Без бит барыбыз да матур яшәргә, сәламәт ризыклар ашарга, саф һава суларга, чиста су эчәргә телибез! Моның никадәр мөһим булуы нәкъ безгә бәйле - биредә һәм хәзер.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International