Узган елның декабрендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районының “Подсолнухи” бистәсе янәшәсендә карны рөхсәт ителмәгән урынга аударып калдыруның беренче очрагын ачыклаган.
Җир асты байлыкларыннан тиешле шартларны санга сукмыйча файдалану очраклары әледән-әле кабатланып тора. Бүген Татарстан Республикасы Югары судында җир асты байлыкларыннан файдаланучы белән экологлар арасындагы әнә шундый бер очрак буенча тарткалаш табигатьне саклаучылар файдасына төгәлләнгән.
Мәгариф өлкәсендә “экологик тәрбия” төшенчәсе – әле яңа төшенчә. Җәмгыятебез үз алдына бурыч – экология проблемаларын аңлаучы, бу җәһәттән җитәрлек белемнәргә ия булучы, ә иң мөһиме – әйләнә-тирә мохитнең торышына карата җаваплылык тоючы, аны үзенең бер өлеше итеп сизүче буын тәрбияләү бурычын куйды. Шулай итеп, хәзер мәктәптә экологик белем бирү көн кадагына суга торган мәсьәләгә әйләнде.
Урбоэкология – нәрсә ул, һәм безнең һәркайсыбыз туып үскән шәһәребезнең табигый мохитен саклауга үзеннән нинди өлеш кертә ала? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбе укучыларына Чаллы экологиясе һәм Тукай районындагы табигый ядкәр турында сөйләде.
“Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте Татарстан Республикасында “Яшел зачетка” проектының чираттагы сезоны башлану турында белдерә. Активист-экологлар сафына кушылучы һәркемгә зачет кенәгәсе – үзләре катнашкан яки мөстәкыйль рәвештә үзләре үткәргән экологик-агарту һәм санитария-экологик чаралары турында теркәп барылырга тиешле документ бирелә.
Инде менә 2018 елның апреленнән бирле Әлмәт районы Колшәрип авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез чүплек турында эш тикшерелә. Ул чагында биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан үткәрелгән рейд барышында 482 кв. м мәйданда 105 куб. м күләмендә рөхсәтсез чүплекнең җәйрап ятуы ачыкланган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттәге үзәк паркларның берсенә канализация сулары агызуны ачыклаган.
Табигатьне саклау зарурилыгын яхшы беләбез. Көн саен, урмандамы ул, паркта яки өйдәме күреп килә торган үсемлекләр һәм хайваннарның җир йөзендә күп булуын аңлыйбыз. Бары тик зоопаркта гына очрый торган хайваннарның да байтак икәнен чамалыйбыз.
2019 елның 22-25 апрель көннәрендә И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетында (Мәскәү ш.) “Нефть һәм газ – 2019” дигән 73 нче халыкара яшьләр фәнни конференциясе була. Чарада югары һәм урта белем бирү оешмалары студентлары, шулай ук яшь галимнәр һәм нефть-газ тармагы оешмаларының 35 яшькә кадәрге белгечләре катнашырга мөмкин.
Илебезнең гүзәл почмакларын чүп базларына, яшь тамчысыдай чиста саф сулы күлләребезне агулы сыек калдыклар һәм чүп саклагычларына әйләндермик дисәк, экология темасына битараф калмаска тиешбез. Шуны истә тотып, экологик тәрбияне пропагандалау максатыннан, Теләче 1 нче балалар бакчасында “Табигать – безнең йортыбыз” дигән темага экология дәресе булып үтте. Чара әйләнә-тирә мохитне аңлау һәм яратуга сәләтле социаль яктан актив шәхес тәрбияләүгә багышлап уздырылды.