ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Табигать - ул могҗиза. Кеше - аның бер өлеше. Кешеләр табигатькә меңнәрчә җепләр белән бәйләнгән. Кешенең тормышы табигать торышына бәйле. Табигатьне саклау өчен без балаларга барысының да үзебездән, безнең аңа карата мөнәсәбәтебездән торуын, табигатьнең асылда кешенең үзе булуын аңлатырга тиеш. Экологик агарту максатларында, "Чиста шәһәр" Экологик савыктыру системасына ярдәм һәм аны үстерү ассоциациясе" һәм В.В.Докучаев исемендәге Үзәк туфракны өйрәнү музее "Без Россиянең чиста шәһәрләре яклы" экологик бәйгесен уздыра.


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

“Кама-Су елгасына нефть продуктлары агып төшә”. Әлмәт районында яшәүчеләр, борчылып, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының “Кайнар линия” телефонына әнә шулай дип шалтыраткан.

“Кама-Су елгасына нефть продуктлары агып төшә”  – Әлмәт районында яшәүчеләр, борчылып, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының “Кайнар линия” телефонына әнә шулай дип шалтыраткан. Килеп туган күңелсез хәлнең сәбәпләрен ачыклау максатыннан, Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм лаборатория белгечләре шундук ваемлы гражданнарыбыз күрсәткән тарафка юл тоткан.

Рус географик җәмгыяте оештырган “Иң матур ил” дигән фотосурәтләр бәйгесенә гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә.

Экологик җаваплылыкны балачактан ук үстерергә кирәк. Сабый, чәчәкне өзсә, аны рәнҗетүен, урамга чүп ыргытса, үз йортын пычратуын аңлап-белеп үсәргә тиеш. Табигатьнең матурлыгына, кабатланмаслыгына төшендерү сабыйда аңа карата әхлаклы мөнәсәбәт, мәхәббәт тәрбияли.

11 гыйнвар көнне Россиядә елның-елында Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Бу көнне моннан 100 елдан артыграк вакыт элегрәк илебез территориясендә тәүге дәүләт тыюлыгы – Баргузинский тыюлыгы ачылган. Табигатьне саклау объектын булдыру бик авыр чорга туры килүгә карамастан, кешеләр инде шул чагында ук, үзләренең мәнфәгатьләреннән тыш, башка әйберләрнең дә  яклауга мохтаҗ булуын аңлаган.


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген кешелек алдында табигатькә карата мөнәсәбәтне үзгәртү зарурилыгы һәм яңа буынга бу җәһәттән тиешле тәрбия һәм белем бирү мәсьәләсе кайчандагыга караганда да кискенрәк тора. Кешегә яңа белемнәр, яңа кыйммәтләр системасы кирәк, ә аларны, һичшиксез, балачактан тәрбияләү шарт.

Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, карны бары тик махсус рөхсәт ителгән урыннарга гына түгеп-җыеп бару рөхсәт ителә. Шуңа да карамастан, шушы көннәрдә генә Ферма 2 урамындагы балалар бакчасы янәшәсендә чираттагы тапкыр карны законсыз түгү урыны табылды.

Туфракны саклау таләпләрен санга сукмау Башкортстанның транспорт компаниясе өчен шактый ук кыйммәткә төшкән – моның өчен аңа 400 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

1-28 февраль көннәрендә чүпне аерым җыюны пропагандалау буенча “Экологик җаваплылык” дигән шәһәр экологик проектында катнашуга гаризалар кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International