“Үз планетаңны сакла, бу дөньяда башкасы юк ләбаса!” Казан шәһәренең 35 нче лицеенда экология дәресе булды

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә “экологик тәрбия” төшенчәсе – әле яңа төшенчә. Җәмгыятебез үз алдына бурыч – экология проблемаларын аңлаучы, бу җәһәттән җитәрлек белемнәргә ия булучы, ә иң мөһиме – әйләнә-тирә мохитнең торышына карата җаваплылык тоючы, аны үзенең бер өлеше итеп сизүче буын тәрбияләү бурычын куйды. Шулай итеп, хәзер мәктәптә экологик белем бирү көн кадагына суга торган мәсьәләгә әйләнде. Шуны истә тотып, Казан шәһәренең 35 нче лицеенда Үз планетаңны сакла, бу дөньяда башкасы юк ләбаса!” дигән темага экология дәресе уздырылды. Башлангыч сыйныфлар укучыларына кешеләрнең нинди гамәлләренең табигатькә җимергеч йогынты ясавын күзаллавы кыен булса да, аларның бу өлкәдә балалар бакчасында үзләштергән азмы-күпме белемнәре бар. Яшь экоактивистлар һәр көн саен мәктәп мәйданчыкларының чисталыгын мөстәкыйль кайгырта. 35 нче лицейның экосыйныфларында интерактив панельләр, кошлар һәм хайваннарның зур сыннары, мультимедиа, лаборатория тикшеренүләре өчен җиһазлар – барысы да бар. Экология дәресендә, мавыктыргыч мәгълүматлардан тыш, укучыларга иҗади биремнәр тәкъдим ителде, өстәл уеннары, кызыклы гына тарату материаллары эшкә җигелде. Чара кысаларында балалар юкка чыккан яки юкка чыгу алдында торган хайваннар, үсемлекләрнең рәсемнәрен ясады.

Әйтергә кирәк, экосыйныфта укучы балаларның берсе генә дә тиешсез урынга ыргытып калдырылган пластик шешә яки полиэтилен капчык яныннан тыныч кына узып китә алмый. Алар мондый әйберләрнең таркалуы гасырларга сузылуын, ә чүпне иелеп алып, махсус савытка ыргытуның санаулы мизгелләр эчендә башкарыла торган эш икәнен яхшы аңлый. Кыскасы, кемнәрдер ташлап калдырган чүпне контейнерга алып барып ыргыту – алар өчен гадәти күренеш. Әнә шундый экологик сыйныфлар булдыру, халыкның мәгълүмати аңын үстереп, аларны узгандагы хаталарыннан саклап калырга ярдәм итә дип уйларга кирәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International